2026 елның 6 февралендә РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «Учебный центр 24» ҖЧҖендә «B,C» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Теоретик өлешне тапшыру «Гостехнадзор Экзамен» программа комплексында компьютерда узды. Уңышлы тапшыручылар имтиханның практик өлешенә кертелде.
Имтиханнарга барлыгы 16 кеше гариза биргән иде, шуларның 3се имтиханга килмәде. Имтиханны уңышлы тапшыручылар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.
Барлык катнашучылар өчен куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде, имтиханнарны яңадан тапшыруга һәм тракторчы-машинист таныклыгын алуга кагылышлы сорауларга җаваплар бирелде.
Фәнис Шәйхразыев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге консультанты.