2026 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге инспекторы А.А.Хаҗиәхмәтов һәм Биектау муниципаль районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак чара үткәрделәр.
Әлеге чара барышында эксплуатациягә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм, гомумән, транспорт чарасының техник торышы тикшерелде. Барлыгы 10 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде. 1 административ материал төзелде.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.