2026 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт алу өчен чираттагы планлы имтиханнар кабул итү оештырылды һәм үткәрелде.
Имтиханны үткәргәндә дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләре дәүләт техник күзәтчелек эшчәнлеген регламентлаучы норматив хокукый актларның таләпләренә, шулай ук үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт алу буенча имтиханнар үткәрү һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 03.10.2001 ел, №956 боерыгы белән расланган Методик тәкъдимнәргә таянып эш итәләр.
Тракторчы таныклыгы алуга дәгъва белдергән 25 кешенең 3 е – теоретик өлешне тапшыра алмады. Имтиханның практик өлешенә кертелгән 22 кешенең 1се тапшыра алмады, калганнары имтиханны уңышлы тапшырды.
Айдар Вәлиев – консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.