2026 елда техникага техник караулар уздыру графигы нигезендә, РФ Хөкүмәтенең 13.11.2013 ел, №1013 карары белән расланган Үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре, «Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре турында» 02.07.2021 ел, №297-ФЗ федераль закон нигезендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч районы бүлеге Питрәч районы территориясендә эшчәнлек алып баручы сәнәгать предприятиеләренә карата техник тикшерүләр үткәрүне дәвам итә.
2026 елның 5 февралендә «Сетевая компания Приволжские сети» АҖ филиалы гаризасы буенча Татарстан Республикасы Питрәч районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан Питрәч РЭС территориясендә урнашкан үзйөрешле техникага техник тикшерү уздырылды.
Техник карауның иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарның милекчеләре һәм комбайнчылар тарафыннан ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эшләтү, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген, әйләнә-тирә мохитне саклауга ирешү. Моның өчен һәм берәмлек эшкә сыйфатлы әзерләнгән, ә әлеге техниканың эксплуатациясе махсус укытылган персоналга тапшырылган булырга тиеш.
Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле һәм квалификацияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Шулай ук кышкы һәм җәйге чорда үзйөрешле техниканы имин файдалану буенча әңгәмә дә үткәрелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карауга тәкъдим ителгән үзйөрешле техникага техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.