Ютазы муниципаль районы хакимиятендә агросәнәгать комплексында 2026 елның гыйнвар ае йомгаклары буенча киңәшмә узды, анда Ютазы районы башлыгы А.А. Шәфигуллин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы районы бүлеге башлыгы Н.Н.Рәкыйпов та катнашты, ул техниканы эксплуатацияләү өлкәсендәге проблемаларны һәм бурычларны, техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү һәм АСК үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын вакытында карау мәсьәләләре турында сөйләде.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.