Агымдагы елның 4 февралендә Саба муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге тарафыннан «Таттелеком» ГАҖ заявкасы буенча Саба РУЭС файдаланыла торган техникага аларның урнашу урыны буенча техник тикшерү үткәрелде. Техник карау өчен 5 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Катнашучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.