Соңгы атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге, техниканы алдагы техник карауларга әзерләү мәсьәләләрендә консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан, агросәнәгать комплексы хуҗалыкларына профилактик чаралар оештырды. Язгы кыр эшләренә әзерләнү белән беррәттән, урып-җыю кампаниясенең озакка сузылуы сәбәпле, ашлык һәм азык җыю техникасын ремонтлау-торгызу мәсьәләсе дә кискен тора. Бу юнәлештә «Нигез» ҖЧҖ, «Әнәк АФ» ҖЧҖ, «Нур» ҖЧҖ һәм «Башак» ҖЧҖ хуҗалыкларында оештыру эшләре яхшы башкарылган.
2026 елның 3 февралендә район советы утырышы булып узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Ә.Җәббаров катнашты. «Актаныш технологик техникумы» ДАҺБУ укучыларының кулдан ясалган техника күргәзмәсе кунакларны аеруча кызыксындырды.
Шулай ук район территориясендә административ хокук бозуларны булдырмау буенча да эш дәвам итә. Юлларны чистартуга җәлеп ителә торган техниканың техник төзеклегенә аерым игътибар бирелә.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.