Алексеевск муниципаль районында Хәмитов Р.М. КФХ хуҗалыгында ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды.
Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 10 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү барышында тикшерелә торган техниканың техник торышы, номерлы агрегатларның туры килүе, янгын сүндерү чаралары, беренче ярдәм күрсәтү чаралары, йөртүчеләрнең идарә итү хокукына таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Техниканы караганнан соң техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды, шулай ук Татарстан Республикасы буенча әлеге төр техниканы эксплуатацияләгәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.