Агымдагы елның 3 февралендә «Саба аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә А1 категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Гаризалар исемлегенә 6 кеше кертелгән иде. Аларның 1се килмәде. Моннан тыш, моңа кадәр В,С, D категорияләре буенча имтихан тапшырмаган тагын 6 кеше кертелде.
Теоретик өлешне тапшыру «Гостехнадзор Экзамен» программасында компьютерда үткәрелде, ә имтиханның практик өлеше көллият автодромында узды.
Чарада катнашучыларның барысына да тракторчы-машинист таныклыгын алу, алмаштыру өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү мөмкинлеге турында аңлатылды.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.