Эш графигына ярашлы рәвештә рәвештә, Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге тарафыннан «Сетевая компания» АҖ Зеленодольск шәһәрендәге Идел буе электр челтәрләре филиалында техника урнашкан урында техник тикшерү үткәрелде. Техник карау өчен 6 берәмлек техника, шул исәптән 4 снегоход тәкъдим ителде. Бер техникада тышкы яктылык приборларының төзексезлеге ачыкланды, ул техник тикшерү вакытында төзәтелде. Тәкъдим ителгән барлык үзйөрешле машиналарга техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.