Алексеевск муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Тукмаков Ә.Г. белән юл-патруль хезмәте инспекторы Хәсәнов И.Р. арасында уртак профилактика чарасы уздырылды. Дәүләт номеры, теркәү турында таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы, еллык техник карауны узу турында таныклык булуга аерым игътибар бирелде, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында техниканы имин эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Аннары куркынычсызлык техникасы һәм эш вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.
Күчмә чаралар вакытында 9 үзйөрешле машина һәм тагылма тикшерелде, хокук бозулар ачыкланмады.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.