Агымдагы елның 29 гыйнварында «Мамадыш ПК» ДАҺБУ үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан узды.
Имтихан тапшыручыларның юлда йөрү, тракторларны һәм «В», «C», «Е» һәм «F» категорияләренә караучы үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Имтиханның теоретик өлешен уңышлы тапшыручылар имтиханның практик өлешендә трактор белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.
36 имтихан бирүченең 6сы беренче мәртәбәдән үк «B», «C», «E», «F» категорияләренә имтиханны тапшыра алды, алар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак һәм район хуҗалыклары кырларында производство практикасын узачак. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.