2026 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге башлыгы Илнур Гарифуллин «Специалист – Казан» укыту үзәге өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы курсантлары белән күчмә имтихан үткәрде. Гариза биргән 28 курсантның 25е имтихан сынауларын уңышлы үтте. Өч курсант имтиханның теоретик өлешен тапшыра алмады, шуңа күрә агымдагы елның февралендә кабат киләчәкләр.
Күчмә имтиханнар – тракторчы-машинист таныклыгын алуга дәгъва кылучы курсантларның белемнәрен һәм күнекмәләрен тикшерү өчен генә түгел, ә гомумән белем бирү процессын оештыруны, шулай ук белем бирү оешмасының укыту-методик базасы дәрәҗәсен бәяләү өчен дә яхшы мөмкинлек ул.