Агымдагы елның 29 гыйнварында Бөгелмә муниципаль районында ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Гыйниатуллин Тимур Шамил улы белән берлектә профилактик чара үткәрелде.
Әлеге чара барышында 6 берәмлек кар машинасы тикшерелде. Тикшерү вакытында техниканың техник торышына, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары булуга аерым игътибар бирелде. Кар машиналары хуҗалары белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.