Азнакай муниципаль районында профилактик чара узды

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2026 елның 29 гыйнварында Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Ш.М.Гаскәров, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Азнакай муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.Р.Сәлахов һәм «Чатыр-Тау» төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгының бүлек башлыгы И.А.Сәрвәров белән берлектә техникадан файдалануны тикшереп тору, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру буенча профилактик чара үткәрелде.

Әлеге чара вакытында мотор чараларын дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләренең үтәлешенә, АІ категорияле мотор чарасы белән идарә итү хокукына таныклык булуга, техник карау уздыру турында таныклык булуына, номер агрегатларының, теркәү мәгълүматларына, ОСАГО полисына туры килүенә, дәүләт теркәү билгеләренең дөрес куелуына аерым игътибар бирелде.  Рейд барышында 3 үзйөрешле машина тикшерелде, хокук бозулар ачыкланмады. Район буенча тикшерүләр дәвам итәчәк.

 

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International