Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында уртак профилактика чарасы узды

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Эш графигы нигезендә, 2026 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бүлеге җитәкчесе һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Зеленодольск бүлеге хезмәткәре белән берлектә, юлсыз урыннардан йөрүче техниканы куллануны контрольдә тоту буенча профилактик чара үткәрелде. Әлеге чара барышында 5 берәмлек кар машинасы тикшерелде. Тикшерү барышында теркәү документлары, кар машинасын гамәлдәге техник карау һәм әлеге төр транспорт чарасына идарә итү хокукына таныклык булуга аерым игътибар бирелде. Эксплуатация кагыйдәләрен бозулар ачыкланмады.

Транспорт чаралары хуҗаларына куркынычсыз эксплуатацияләү буенча таләпләр, үзләре белән нинди документлар булырга тиешлеге турында аңлатылды һәм Татарстан Республикасында кар машиналары катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде. 

Уртак чара кар машиналарын эксплуатацияләү сезоны ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International