2026 елның 29 гыйнварында «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «В,С,Д,Е,F» категорияләрендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына кабат имтихан узды.
18 дәгъвачы арасыннан 10 кеше имтиханның барлык этапларын уңышлы үтте, 8 кеше имтиханны тапшырмады.
Теоретик имтиханны тапшыра алмаучылар аны кабат тапшыруга кертеләчәк. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары алачаклар.
Барлык катнашучылар өчен куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде, имтиханнарны яңадан тапшыруга һәм тракторчы-машинист таныклыгын алуга кагылышлы сорауларга җаваплар бирелде.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.