2026 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлеге, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Әлки районы бүлеге җитәкчесе белән берлектә, техниканы куллануны тикшереп тору буенча профилактик чара үткәрде. Әлеге чара барышында 4 берәмлек кар машинасы тикшерелде, үзйөрешле машиналарны теркәү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуның 1 очрагы ачыкланды. Административ хокук бозу турында 1 карар чыгарылды.
Транспорт чаралары хуҗаларына куркынычсыз эксплуатацияләү буенча таләпләр, үзләре белән нинди документлар булырга тиешлеге турында аңлатылды һәм Татарстан Республикасында кар машиналары катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.