2026 елның 28 гыйнварында Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында «ТЕПЛОЭНЕРГОСЕРВИС» муниципаль унитар предприятиесе файдалана торган үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
Тикшерү барышында предприятие тарафыннан тапшырылган барлык махсус техниканың төзеклеге һәм куркынычсызлыгы, теркәү таныклыкларын һәм машина йөртүчеләр составындагы тракторчы-машинист таныклыкларын да кертеп, кирәкле документациянең булуы тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык техника кышкы чорда киләчәктә куркынычсыз файдалануга әзер дип табылды.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.