«Гарант» УКК ҖЧҖ имтиханнар узды

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

2026 елның 28 гыйнварында «Гарант» УКК ҖЧҖ Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре буенча дәүләт инженер-инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов, Ютазы районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инженер-инспекторы Н.Н.Рәкыйпов катнашында, РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт бирү һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында» 1999 елның 12 июлендәге 796 номерлы карары нигезендә, «АI,AII,AIII,В,C,D,Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

Имтиханнарга барлыгы 34 кеше гариза биргән иде, шул исәптән 4 кеше «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесеннән «D» категориясенә, 8 кеше белемнәрен тикшерергә килмәде. Имтиханнар «Гостехнадзор Экзамен» автоматлаштырылган системасында кабул ителде. Белемнәрен тикшерү нәтиҗәләре буенча укучылар югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр, барлыгы 3 кеше теоретик имтиханны тапшыра алмады, 1 кеше «AI» категориясенә машина йөртүне тапшырмады, 5 кеше практик имтиханны тапшыруда катнашмады.

Имтиханнарны уңышлы тапшыручыларга имтихан урыны буннча дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы биреләчәк. Барлык имтихан бирүчеләр белән үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде, шулай ук тракторчы-машина йөртүче таныклыгын бирү һәм алмаштыру буенча хезмәтләрне «gosuslugi.ru» сайты аша алу мөмкинлеге турында да мәгълүмат җиткерелде.

 

Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International