Апас муниципаль районында «Август-Агро» ДК ССУЗлар өчен төбәк олимпиадасы

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Апас аграр көллияте базасында «Август-Агро» ДК тарафыннан урта һөнәри белем бирү белгечлекләре буенча укучылар арасында һөнәри осталык буенча ССУЗлар  өчен «Авыл хуҗалыгында механизация» юнәлеше буенча төбәк олимпиадасы узды.

Олимпиадада республиканың төрле районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 8 уку йорты катнашты. Олимпиада 2 этапта узды – теория һәм практика.

Шулай ук студентлар белән «Кар машиналарын имин эксплуатацияләү» буенча әңгәмә дә үткәрелде. Әңгәмә барышында Татарстан Республикасында соңгы елларда кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде. Аннары кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.                                        

 

Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International