Соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары актив кулланыла. Әмма аларны эксплуатацияләгәндә төп куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәсәк, әлеге транспорт төрләрендә йөрү җитди җәрәхәтләр белән генә түгел, фаҗига белән дә тәмамланырга мөмкин.
«Р.М. Зарипов» исемендәге Янил урта мәктәбендә, транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә балалар травматизмын булдырмау максатында, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Казан бүлеге җитәкчесе Е.В.Яковлева катнашында куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Әлеге чара барышында укучылар республикада югарыда аталган техника катнашындагы вакыйгалар статистикасы һәм аларны имин эксплуатацияләү чаралары белән таныштылар. Шулай ук әлеге тематика буенча укучыларны кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.