Соңгы вакытта Россия Федерациясендә дә, республикабызда да мәктәп яшендәге балалар белән скутерлар, питбайклар, квадроцикллар, кар машиналары кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балаларның җәрәхәтләнү очраклары ешайды.
Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм балаларның имгәнүен булдырмау максатыннан, 2026 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге тарафыннан Тукай муниципаль районының Яңа Троицкий урта мәктәбе укучылары өчен кар машиналары темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде.
Дәрес барышында укучылар кар машиналары белән идарә итү өчен куелган таләпләр, алар белән идарә итү хокукына таныклык алу һәм укыту тәртибе белән таныштылар, куркынычсызлык техникасын эксплуатацияләү һәм үтәү кагыйдәләрен санга сукмаганда нинди нәтиҗәләр булырга мөмкин, шулар хакында белдерләр. Имин эксплуатацияләү буенча таләпләр җиткерелде һәм транспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәте булмаган һәм мототранспорт чараларын дәүләт техника күзәтчелеге органнарында тиешенчә теркәмәгән килеш идарә итүче балигъ булмаган хокук бозучыларга карата күзәтчелек органнары тарафыннан нинди административ йогынты чаралары кулланылырга мөмкин булуы турында аңлатылды. Дәрес барышында туган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.
Фәнис Шәйхразыев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге консультанты.