Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Биләр урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кар машинасын имин эксплуатацияләү» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде, ул яшьләр арасында кар машиналарын кулланып җәрәхәтләнү очракларын киметүгә юнәлдерелгән. Әңгәмәдә 15-18 яшьлек 65 укучы катнашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторы Тукмаков Әгъләм Гариф улы кар машиналарын кулланганда хокук бозуларны теркәү, укыту һәм җәза чаралары мәсьәләләренә кагылды, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында кар машиналары катнашында булган хәлләр статистикасы да китерелде. Теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җәзалар кулланылуы турында аңлатылды.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.