Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында гражданнарны кабул итү булды

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Расланган график нигезендә, 2026 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафил улы үткәрде.

Барлыгы 5 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу, тракторчы-машинист таныклыгын алу һәм вакытында техник тикшерүләр уздыру мәсьәләләре каралды.

Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде, дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләрен күрсәтүгә гаризаны электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре сайты аша тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International