2026 елның 26 гыйнварында Кырым-Сарай авылы мәдәният йортында авыл халкы район җитәкчелеге белән очрашты. Авыл халкы җирлек башлыгы Д.А. Шакирҗановның 2025 елдагы эш йомгаклары турындагы нотыгын тыңлады. Баулы муниципаль районы башлыгы Гозәеров И.И. Баулы районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм 2026 елга эш планнары турында сөйләде, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хөсәенов Р.Г. күпмилләтле Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең барысына да тормыш шартларын яхшырту буенча мәгълүмат бирде.
Үзйөрешле машиналарны теркәү тәртибе, техник тикшерүне узу сроклары, тракторчы-машинист таныклыгын алу һәм алмаштыру кагыйдәләре турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. чыгыш ясады.
Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.