Балтач муниципаль районында техниканың 2026 елгы кыр эшләренә әзерлеген тикшереп тору өчен хуҗалыкларны йөреп чыгалар

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Балтач муниципаль районында тракторларны ремонтлау һәм техник тикшерүгә әзерләү эше актив бара. График буенча тракторларны техник карауны 2026 елның 13 мартында башлау һәм 2026 елның 10 апрелендә тәмамлау планлаштырыла. Шулай ук 13 мартта «Смаил» ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре инженерлары белән семинар-киңәшмә һәм күрсәтмә техник карау үткәрү планлаштырылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдимнәре нигезендә чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналары – 15 мартка кадәр, азык җыю машиналары – 1 майга кадәр, ә ашлык җыю техникасы 1 июльгә кадәр әзерләнергә тиеш.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге һәм Балтач районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә техниканың 2026 елгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү өчен хуҗалыкларны карап чыгалар.

Балтач районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Р. Габдрахманов техниканы еллык техник тикшерүгә әзерләү таләпләре, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын әзерләгәндә механизаторларның бурычлары турында аңлатты.

Моннан тыш, Балтач районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 15.01.2026 ел, № 2 боерыгы нигезендә 2026 елның 24 февраленнән 2026 елның 26 мартына кадәр механизаторларны һөнәри квалификация күтәрү һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча укыту оештырылган.

Бүгенге көндә район инженерлык хезмәтенең беренче чираттагы бурычы – булган авыл хуҗалыгы техникасын вакытында һәм сыйфатлы ремонтлау.

Оператив белешмәләрдән күренгәнчә, агымдагы елның 26 гыйнварына Балтач районында трактор паркының 67% ы әзер, шулардан чит ил тракторлары – 72%. Шулай ук тырмаларның 98%, чәчкечләрнең 65%, культиваторларның 73% һәм чәчү комплексларының 68% өлеше ремонтланган.

Районда һәркөнне 245 кеше ремонт белән шөгыльләнә һәм авыл хуҗалыгы машиналары өчен 28 ремонт звеносы эшли.

Тракторларны, комбайннарны һәм катлаулы техниканы ремонтлау 22 остаханәдә башкарыла, шулай ук 20 техник хезмәт күрсәтү пункты эшли. Түбәндәге хуҗалыклар авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны тулысынча төгәлләгән: «Сорнай» ҖЧҖ; «Якты юл» ҖЧҖ; «Арбор» ҖЧҖ. «Яңа тормыш» АҖ, «Кама» АХҖК, «Кызыл юл» АХҖК эш темплары буенча алдынгы позицияләрдә тора.

 

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International