2026 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак профилактика чарасы уздырылды. Барлыгы 9 берәмлек техника тикшерелде. Әлеге чара барышында эксплуатацияләүгә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм башка хокук бозулар тикшерелде.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.