Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

2026 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлеге башлыгы А.А.Хаҗиәхмәтов тарафыннан Максуди исемендәге 5 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Снегоход» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Укучыларга аңлаешлы формада кар машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләүнең төп моментлары, мотор чараларын йөрткәндә кирәкле документлар, таләпләрне һәм кагыйдәләрне бозган очракта җаваплылык чаралары турында аңлатылды. Дәрестән соң кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International