2026 елның 26 гыйнварында Арча агросәнәгать көллиятендә кар машиналары һәм квадроцикллар белән идарә иткәндә бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлеге башлыгы Г.Г.Касыймов катнашында кар машиналарын һәм башка мототехниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Студентлар куркынычсызлык техникасын үтәү таләпләре һәм мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләр, шулай ук саклану чараларын куллану һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен куела торган җәза чаралары белән таныштылар. Татарстан Республикасында соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде. Шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде. Аннары мототехниканы имин эксплуатацияләү буенча ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе әзерләгән видеоролик күрсәтелде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.