Мототранспорт чаралары катнашында балаларның имгәнү очраклары ешаю сәбәпле, Арчада 2 нче номерлы филиал – Агросәнәгать һөнәри көллиятендә «Мототранспорт чаралары белән имин идарә итү» дигән темага куркынычсызлык дәресе үткәрелде, анда 15-17 яшьлек студентлар катнашты.
Укучылар мондый чаралар белән идарә итү хокукына таныклык алу таләпләре һәм тәртибе, каралган барлык саклык чараларының һәм саклану чараларының үтәлеше, шулай ук эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен яный торган җәза чаралары белән таныштылар. Соңгы елларда Татарстан Республикасы буенча квадроцикллар, кар машиналары һәм баггилар катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде. Теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җәзалар кулланылуы турында аңлатылды, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.