Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында гражданнарны кабул итү булды

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

2026 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны кабул итте.

Кабул итү барышында үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу, техниканың төрле модификацияләре буенча квалификация бирү шартлары өлешендә тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру, бирү һәм теркәү документларын торгызу мәсьәләләре каралды. Шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүен техник һәм технологик модернизацияләүгә чыгымнар өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе дә каралды.

Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде, дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләрен күрсәтүгә гаризаны электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре сайты аша тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International