Мөслим лицеенда куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Агымдагы елның 23 гыйнварында Мөслим лицеенда куркынычсызлык дәресе узды. Кар машиналарын эксплуатацияләгән һәм йөрткән вакытта куркынычсызлык дәресен ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Р.И.Кирамов уздырды.

Укучылар кар машинасында йөрү хокукына таныклык алу тәртибе белән таныштылар. Инспектор ил буенча кар машиналарына бәйле һәлакәтләр статистикасын китерде, шулай ук кагыйдәләрне һәм таләпләрне бозучыларга янаган җаваплылык чаралары белән таныштырды.

Рәшит Кирамов - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International