2026 елның 23 гыйнварында «ДОСААФ» Мөслим муниципаль берәмлеге базасында «АІ», «В», «С», «D» категорияләре тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Имтиханның теоретик өлеше уку йортының махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында үткәрелде.
Имтихан тапшыруда гариза биргән 8 укучының 7се катнашты. Сынау тапшыручыларның гомуми саныннан 1 укучы машина эксплуатациясе буенча тапшыра алмады. Имтиханның практик өлеше трактодромда булырга тиеш иде, ләкин көчле салкыннар аркасында практик өлеше уңайлырак һава шартларына кадәр кичектерелде.
Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.