Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә Нурлат муниципаль районында техниканы эксплуатацияләүне тикшерү буенча профилактик чаралар үткәрелә. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторы машинаны вакытында исәпкә куярга, техник карау узарга, идарә итү хокукын раслый торган таныклыкка ия булырга һәм, әлбәттә инде, исерек хәлдә үзйөрешле техника руле артына һич тә утырмаска кирәклеген искәртә.
5 берәмлек транспорт чарасы тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча РФ КоАП 9.3 ст. буенча бер карар чыгарылды.
Тикшерүләр кар машиналарын эксплуатацияләүнең кышкы сезоны ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.