Татарстанның Әтнә муниципаль районында киңәшмә узды

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

2026 елның 22 гыйнварында Әтнә муниципаль районы хакимиятендә районның агросәнәгать комплексында 2025 ел йомгаклары буенча киңәшмә узды, анда авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты. Доклад белән Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров чыгыш ясады. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең 2025 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде, техниканы эксплуатацияләү өлкәсендәге проблемалар һәм бурычлар яңгырады, шулай ук АСК һәм шәхси затларда булган машиналарга техник тикшерү уздыру мәсьәләләре күтәрелде.

 

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International