Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

2026 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге тарафыннан Питрәч районы Татар Тау Иле урта мәктәбенең 15-17 яшьлек 8-11 сыйныф укучылары өчен үзйөрешле кар машиналарын куллану кагыйдәләре буенча куркынычсызлык дәресе үткәрелде.

Укучылар кар машиналарының конструктив үзенчәлекләре, аларны теркәү һәм техник карау кагыйдәләре, уку һәм АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу тәртибе белән таныштылар. Юлсыз урыннардан йөри торган үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү буенча таләпләр җиткерелде һәм транспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәте булмаган һәм  мототранспорт чараларын дәүләт техника күзәтчелеге органнарында тиешенчә теркәмәгән килеш идарә итүче балигъ булмаган хокук бозучыларга карата күзәтчелек органнары тарафыннан нинди административ йогынты чаралары кулланылырга мөмкин булуы турында аңлатылды.  Шулай ук Татарстан Республикасында кар машиналары һәм квадроцикллар катнашындагы фаҗигале хәлләр турында белешмәләр дә китерелде. Дәрес азагында алынган мәгълүмат буенча «Кар машинасы турында мин нәрсәләр белдем?» темасына сораштыру үткәрелде.  Дәрес барышында туган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.

 

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International