Татарстан Республикасы Чаллы шәһәрендә уртак рейд узды

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, Кама елгасы акваториясендә техниканы куллануны тикшереп тору буенча рейд үткәрде.

Рейд барышында 7 берәмлек кар машинасы тикшерелде, үзйөрешле машиналарны теркәү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуның 1 очрагы ачыкланды. Административ хокук бозу турында 1 карар чыгарылды.

Кар машиналары хуҗаларына куркынычсыз эксплуатацияләү буенча таләпләр, үзләре белән нинди документлар булырга тиешлеге турында аңлатылды һәм Татарстан Республикасында кар машиналары һәм квадроцикллар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

Уртак рейдлар кар машиналарын эксплуатацияләү сезоны ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 

Илнар Мөбарәкҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International