Азнакай политехник техникумында куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта безнең республикада квадроцикллар, кар машиналары кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балаларның имгәнү очраклары ешайды. 

Юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау максатларында 2026 елның 22 гыйнварында «Азнакай политехник техникумы» ДАҺБУ Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлеге дәүләт инженер-инспекторы Ш.М.Гаскәров белән очрашу булды, ул студентлар белән мототранспорт чаралары, атап әйткәндә кар машиналары белән имин идарә итү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.  Укучыларга мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча таләпләр җиткерелде, дәүләт теркәвенә алу һәм техник тикшерү уздыру, мондый чаралар белән идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе аңлатылды. Саклык чараларын үтәүгә һәм экипировкага аерым игътибар бирелде. Эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен янаган җәза чаралары турында таныштылар. Татарстан Республикасында соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында искә төшерә. Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!

 

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International