2026 елның 22 гыйнварында Әлки муниципаль районында авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, Россельхозцентр, Ветлечебница, аучылык күзәтчелеге хезмәт коллективлары җыелышы булды. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Р.Гадиев, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Т.Мусин, Әлки баш ветеринария табибы К.Ш.Хәйруллин, Россельхозцентр ФДБУ башлыгы Р.Х.Кәлимуллин чыгыш ясады. Көн тәртибендә 2025 елга эш йомгаклары каралды.
Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.