«Кукмара киез итек-киез комбинаты» ААҖ үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Кукмара киез итек-киез комбинаты» ААҖ үзйөрешле техникага ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерү үткәрелде. Техник карауга 5 берәмлек техника китерелде. Үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, машиналардагы номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында 5 таныклык бирелде.  

 

Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International