Татарстан Республикасы Алабуга шәһәрендә һәм Алабуга муниципаль районында куркынычсызлык дәресе үткәрелде

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2026 елның 21 гыйнварында ТР АМР Танай урта мәктәбендә «Мототранспорт чарасы – кар машинасы белән имин идарә итү» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде.

Дәрестә 12-15 яшьлек 52 тыңлаучы катнашты. Әңгәмә барышында теркәү, укыту мәсьәләләренә кагылдылар, кар машинасын куллану кагыйдәләре һәм кар машиналарын кулланганда бозган өчен җәза чаралары турында сөйләштеләр. Татарстан Республикасында соңгы елларда кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасына аерым игътибар бирелде. Бу тема тыңлаучыларны бик кызыксындырды. Барлык сорауларга да җентекле җаваплар бирелде. Әңгәмәне ныгыту өчен кәгазьдә бастырылган «Кар машинасын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү» белешмәләре тапшырылды.

 

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International