Балтач муниципаль районында «Снегоход» профилактик операциясе үткәрелә

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Эшләр планы нигезендә, 2026 елның 13 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр Балтач муниципаль районында «Снегоход» профилактик операциясе үткәрелә. 2026 елның 21 гыйнварында Балтач муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Р.Габдрахманов, Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус сакланылучы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча Балтач районы бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Мөхәммәтҗанов, хокук бозуларны профилактикалау, үзйөрешле машина-тракторлар, юл – төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, уртак рейд үткәрделәр. Рейд вакытында мотор чараларын дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләренең үтәлешенә, АІ категорияле мотор чарасы белән идарә итү хокукына таныклык булуга, техник карау уздыру турында таныклык булуына, номер агрегатларының, теркәү мәгълүматларына, ОСАГО полисына туры килүенә, дәүләт теркәү билгеләренең дөрес куелуына аерым игътибар бирелде.  Рейд барышында 3 үзйөрешле машина тикшерелде, хокук бозулар ачыкланмады. Район буенча тикшерүләр дәвам итәчәк.

 

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International