Агымдагы елның 22 гыйнварында Биектау муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «Сетевая компания» АҖ Идел буе челтәрләре филиалында үзйөрешле техникага техник карау үткәрелде.
Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.
Техник тикшерүгә барлыгы 7 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.