Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында авыл җирлекләрендә гражданнарның хисап җыеннары дәвам итә

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Мөслим муниципаль районының авыл җирлекләрендә гражданнарның хисап җыеннары сериясе дәвам итә. Бу атнада Михайловка, Төйгелде, Түбән Табын һәм Мәлләтамак авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар узды.

Район кураторы, Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов үзенең нотыгында авыл халкы өчен мөһим булган республика масштабындагы актуаль мәсьәләләрне җентекләп яктыртты. Ул шулай ук Түбән Табын һәм Мәлләтамак авыл җирлекләре башлыкларының 2025 елдагы эш нәтиҗәләре буенча хисапларын карауда актив катнашты.

 

Җирлек башлыклары узган елда башкарылган эшләр турында хисаплар, халыкны җирлекләрнең бүгенге торышы белән таныштырдылар һәм киләчәккә төп бурычлар билгеләделәр. Җитәкчеләр авылдашларын агымдагы елга үзара салым акчаларын вакытында җыярга өндәделәр, аларның территорияләрне алга таба үстерү өчен мөһимлеген ассызыкладылар.

 

Чараларда шулай ук район башлыгы Альберт Хуҗин һәм район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты, алар район тормышының мөһим мәсьәләләре турында сөйләделәр, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тыңладылар һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

 

Куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Полициянең участок вәкаләтлесе Данил Гыйлаҗетдинов халыкка райондагы оператив хәл турында сөйләде һәм уяу булырга өндәде.

 

Җыенда катнашучылар билгеләп үткәнчә, үзара салым программасы, төрле республика һәм федераль программалар, шулай ук битараф булмаган якташлар ярдәме нәтиҗәсендә авыл җирлекләренең йөзе сизелерлек үзгәрә. Узган ел гражданнар җыеннарында күтәрелгән күп кенә мәсьәләләр инде хәл ителгән, ә яңа бурычлар билгеләнгән һәм якын арада гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International