Агымдагы елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә муниципаль районы бүлеге, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, Ык елгасы акваториясе буйлап рейд үткәрде.
Рейд барышында 9 берәмлек кар машинасы тикшерелде, үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуның 3 очрагы ачыкланды һәм штраф рәвешендә җәза билгеләнгән административ материаллар төзелде. Табигатьтә кышкы ялны яратучыларга теркәү, техник тикшерүләр үткәрү кагыйдәләренең таләпләре, идарә итү хокукына таныклык булу кирәклеге аңлатылды, шулай ук әлеге техниканы имин файдалану буенча әңгәмәләр үткәрелде.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы