Теләче муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча комиссия-конкурс узды.

    Чара кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы машиналарын, техникасын саклауны тәэмин итү, аларны 2026 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру максатларында үткәрелә.

 Конкурс буенча эшне бәяләү ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчеләре тарафыннан башкарылды, алар хуҗалыкларны йөреп чыктылар. Урыннарда тикшерү җитәкчеләр һәм инженер-техник состав катнашында, саклауны әзерләүнең сыйфатын билгеләп һәм кыска вакытка бетерелергә тиешле кайбер вак кисәтүләрне күрсәтеп башкарылды.

    Конкурс йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы техникасының югары сыйфатлы саклауга куелуы билгеләп үтелде. Конкурста «Август Тюлячи» ҖЧҖ, «Алан» АҖ, «Чулпан» а/ф ҖЧҖ һәм «Агролак» ҖЧҖ хуҗалыклары  җиңүчеләр дип танылды.

 

    Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International