Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «УК ЖКХ» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Нурлат муниципаль районының  «УК ЖКХ» ҖЧҖ предприятиесендә техник тикшерү уздырылды, шулай ук үзйөрешле техниканың кышкы чорда юлларны чистартуга әзерлеген тикшерделәр. Тикшерү барышында РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары нигезендә  техниканың техник торышы, номерлы агрегатларны чагыштырып теркәү документларының булуы, медицина аптечкасының, янгын сүндергечләрнең һәм башка җайланмаларның булуы тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ике берәмлек техникада вак-төяк җитешсезлекләр ачыкланды, алар урында ук төзәтелде, калган техника куркынычсызлык таләпләренә туры килә иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Техниканы караганнан соң, механизаторлар белән кышкы чорда үзйөрешле техниканы имин эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде һәм Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International