Агымдагы атнада, техника хуҗалары гаризасы буенча, үзйөрешле машиналарны теркәү өчен номер агрегатларының туры килү-килмәвенә карата тикшерү үткәрелде. Яңа техника – сыйфатлы һәм уңышлы эшнең нигезе. Икътисадый факторлардан тыш, югары технологияле машиналарның механизаторларның хезмәт характерын сизелерлек үзгәртүен дә исәпкә алырга кирәк. Апас районының «Татавтодор» АҖенә теркәү өчен VOGELE MINI асфальт салгычын тәкъдим иттеләр, шулай ук Кайбыч районында физик затлар теркәү өчен Т-40М тракторын, SUNWARD чылбырлы мини экскаваторын һәм SUNWARD мини-төягечен тәкъдим иттеләр.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.