Үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү өлкәсендә хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы бүлеге башлыгы Г.Г.Касыймов һәм Әтнә районы буенча Р.К.Сабиров 27 ноябрьдә уртак рейд үткәрделәр. Әтнә районы территориясендә файдаланыла торган үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар тикшерелде. 4 берәмлек техника тикшерелде.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.